«Дорога из города» бию театры «Көзге әкиятләр — йөзләр, битлекләр» дигән концерт программасы тәкъдим итте

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Дәүләт Филармониясе залында  заманча хореография буенча уздырылган бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты «Дорога из города» бию театры  «Көзге әкиятләр — йөзләр, битлекләр» дигән концерт программасын тәкъдим итте.

Билет сатудан кергән акча әлеге коллективның Венадагы фестивальгә баруын түләү өчен тотылачак.  Россиядәге һәм халыкара фестивальләрдә катнашу, чит илләргә гастрольләргә йөрү, конкурслар, осталык дәресләре – болар барысы да коллективның тормышында гаять зур урын били.   Театр  шәһәребез тормышындагы барлык күренекле мәдәни вакыйгаларда катнаша диярлек.  Коллектив үзенең кирәклеген тоеп зур горурлык хисләре кичерә, болар аңа алга үсеш өчен зур этәргеч бирә, иҗади илһам өсти, әмма шул ук вакытта зур җаваплылык та йөкли. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International