11 ноябрьдә Казан консерваториясендә Кыллы уен коралларында уйнаучыларның II Бөтенроссия конкурсы башланды. Яшь музыкантлар скрипка, альт, виолончель һәм контрабаста уйнау осталыгында ярышачак.
12 ноябрьдә ДЗКЗда узачак жюри әгъзалары концерты конкурсның иң күренекле вакыйгаларыннан булыр кебек. Бу кичәдә конкурста катнашучылар һәм кунаклар алдында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанның күренекле музыкантлары чыгыш ясаячак.
Шушы ук көнне жюри әгъзалары осталык дәресләре дә бирәчәк, алар әле конкурс бәйгеләре тәмамланганнан соң 14 ноябрьдә дә дәвам итәчәк.
Шушы көнне үк Консерваториянең кече залында конкурска йомгак ясалачак, шулай ук лауреатлар концерты булачак.