Кичә «Әкият» курчак театрының рус труппасы «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак һәм шәүлә театрлары фестивалендә катнашу өчен Төркиягә китте. Фестиваль 11 – 16 ноябрьдә Бурса шәһәрендә (Төркия) узачак. Тамашачыга Гадел Хәеровның татар халык әкиятләренә нигезләнеп иҗат ителгән «Өч кыз» спектакле күрсәтеләчәк. Фестивальдә Төркия, Испания, Греция, Иран, Болгария, Молдавия, Башкортостан, Татарстан курчак театрлары катнаша.
(843) 237-70-05
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте