София Гобәйдуллина исемендәге III «Сoncordia» Халыкара заманча музыка фестивале С.Сәйдашев исемендәге ДЗКЗда ачылды. Бу кичәдә тамашачыга хәзерге заман композиторларының әлегә Казанда бер тапкыр да яңгырамаган әсәрләре тәкъдим ителде.
Беренче бүлектә 80 яшьлек поляк композиторы Кшиштоф Пендерецкий музыкасы яңгырады. Икенче бүлек XX гасырның иң күренекле музыкантларының берсе Витольд Лютославский әсәрләре белән ачылды. Традициягә тугры калып, оештыручылар София Гобәйдуллина әсәрләрен дә яңгыраттылар. Бу юлы Казаныбызда беренче тапкыр аның «Ак атка атланган рыцарь» әсәре башкарылды.
III «Сoncordia» фестивале 9 ноябрьдә тагын бер концерт белән дәвам итте, анда кларнетчы Игорь Федоров, трубачы Сергей Накаряков һәм башкалар катнашты.
Фестиваль 13 ноябрьдә тәмамлана. Казан сәхнәсендә чакырулы кунаклар – пианист Рөстәм Кудояров, инглиз дирижеры Кристофер Мулдс чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте