6 ноябрьдә Казанда театр коллективларының «Идел йорт» XIII Халыкара фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды

2013 елның 9 ноябре, шимбә

6 ноябрьдә Казанда  театр коллективларының «Идел йорт»  XIII  Халыкара фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды.

Тантаналы кичәне Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы идарәчесе Кадрия Идрисова, Туфан Миңнуллинның тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова һәм язучының кызы Әлфия Миңнуллина ачып җибәрде.

Тантаналы өлештән соң Азнакай халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гөргөри кияләре” спектаклен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International