Фестиваль хроникасы: 9 һәм 10 ноябрьдә «Идел йорт» фестивале жюрие Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган өч спектакльне карап бәяләде

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Фестиваль хроникасы: 9 һәм 10 ноябрьдә «Идел йорт» фестивале жюрие Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган өч спектакльне карап бәяләде.

Мамадыш районы Мәдәният йорты  «Читлек» драмасын (режиссеры Марат Баязитов), Бөгелмә шәһәренең милли-мәдәни үзәге Халык театры «Әниләр һәм бәбиләр» мелодрамасын (режиссеры Флера Шәрипова), Мөслим районы Мәдәният йортының Халык театры «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль комедиясен (режиссеры Зөлфия Фәхретдинова) тәкъдим итте.

 «Читлек» спектакленең гадәти булмаган сценографиясе һәм актерларның уены беркемне дә битараф калдырмады. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле тамашачыларда көлү катыш моңсулык халәте тудырды, артистларны зал алкышларга күмде.

Тамашачыларның спектакльләргә бик теләп йөрүен дә билгеләп китәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International