Казанда Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара фестивале дәвам итә. Жюри фестивальгә тәкъдим ителгән эшләргә биш баллы система буенча бәя куя. Шул ук вакытта ул режиссерлык, сәхнәгә кую эшен, үзешчән артистларның осталыгын, режиссер эшендәге яңалыкны да бәяли.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләрне карау Казан шәһәре Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае (Дәрвишләр бистәсе) халык театрының «Аты барның дәрте бар» спектакле белән башланды. Спектакльнең режиссеры - Рафис Фазылҗанов.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте