К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 80 еллыгына багышланган кичә узды.
1933 елда Татар дәүләт академия театрының филиалы – колхоз-совхоз күчмә театры буларак барлыкка килгән хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр игелекле һәм гыйбрәтле дә, авыр да, шанлы да юл узган. 1988 елда аңа Кәрим Тинчурин исеме бирелгән.
Олы сәнгать юлына театр Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗминең уртак иҗат җимеше – «Булат бабай гаиләсе» спектакле белән аяк баса – ул 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында беренче тапкыр күрсәтелә.
Театр үз эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында да өзми, менә 80 ел буе халыкка игелекле хезмәт итә.
Олы бәйрәмен театр үзенең якын дуслары, хезмәттәшләре, театр әһелләре һәм яраткан тамашачысы белән билгеләп үтте.
Рәсми затлардан котлаулар яңгырады, театрның күп кенә артистларына, хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр, бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы кичә К.Тинчуринның театрның үзенчәлекле символына әверелгән «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән дәвам итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте