«Апуш» татар балалар театр студиясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган драма тәкъдим итте

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Көндәлек» дип аталган биографик драма тәкъдим итте.

«Көндәлек» пьесасы узган ел көз көне Казан Мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган иде. Бу әсәрнең сәхнәгә беренчел куелуы, «Апуш» студиясе шәкертләре дә драматик әсәрне тәүге тапкыр сәхнәләштерә.

«Әлеге әсәр Казан Мэриясе оештырган «Алмачуар» драматургия бәйгесе өчен махсус язылды. Бу пьеса нигезендә – гаиләбез тарихы. Төп герой Равил – минем бабам. Әсәрдәге барлык вакыйгалар да чынбарлыктан алынган. Спектакльдән соңгы хис-кичерешләр шундый көчле! «Апуш» студиясе артистларының ихлас уены, вакыйгаларны үз йөрәкләре аша үткәрә белүләре сокландырды. Спектакльнең бөтен иҗади командасына зур рәхмәтемне белдерәм. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә балалар катнашында әлеге спектакльнең дөнья күрүе олы мәгънәгә ия», – диде пьеса авторы, язучы Гөлүсә Батталова.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.

Премьераны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина һәм бик күп башка иҗатчылар һәм кунаклар карады.

«“Апуш” мондый җитди материалга беренче тапкыр алына, драматик тарих балалардан да, иҗат төркеменнән дә зур батырлык сорый. «Көндәлек» спектакле безнең өчен «Алмачуар» конкурсында җиңгән пьесаның сәхнәгә чыгуы буларак та кадерле. Чөнки пьеса кәгазь битендә генә калмады, шул арада сәхнәгә дә чыкты. Гөлүсә Батталова сүзләренчә, бер ел элек әле ул әсәр язылмаган да булган. Киләчәктә бу пьесаны профессиональ театр сәхнәләрендә дә күрергә язсын, Спектакльнең гомере озын булсын!», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Сугыш чоры әби-бабаларыбызның көндәлеген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге төркемгә йөрүче 37 шәкерт «укыды». Алар белән сәхнә теле буенча остазлары Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова, вокал буенча – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина шөгыльләнде.

«Көндәлек» спектакленә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәупова иҗат итте. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. «Тугры бул» җырының композиторы – Татарстанның атказанган сәнгәть эшлеклесе Азат Хөсәенов. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты, Татарстан һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Сергей Рябинин. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры, музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов.

Залда утырган бер генә тамашачы да күз яшьләрен тыеп кала алмады, хәтта кечкенә балалар да аңлап, бирелеп карап утырдылар.

«Спектакльне караганнан соң, шунда ук әсәрнең үзен табып укыйсы килү теләге туды. Сугыш ветераннарын, шул чор әби-бабаларын исән килеш күрмәгән, алар белән рәхәтләнеп сөйләшә алмаган безнең балалар бу спектакльне, һичшиксез, карарга тиеш! Сугыш ул – фронттагы хәрби хәрәкәтләр генә түгел, ә, тылда хезмәт итү дә, өшеткеч салкыннарда ач һәм ялангач яшәү дә. Әби-бабаларыбызның бер кайгысыз балачаклары да булмаган, бик иртә картайганнар, чөнки сугыш беркемне дә кызганмаган. Режиссер, остазлар, балалар – чын талант, һәр мизгел, һәр күренеш мәгънә һәм гамәл белән тулы булырлык итеп барысын да уйлап тамашачыга җиткерү һәм балаларның чын профессиональ артистлар кебек үзләре аша үткәреп уйнаулары өчен бик күп көч куярга кирәк. Балалар 100% башкарып чыкты – без һәр сүзгә һәм хәрәкәткә ышандык. Иҗади командага, остазларга сокланам, барысы да бик талантлы, мәгънәле һәм үз эшенең профессионалы. Пьеса авторына да рәхмәт шушындый шедевр өчен! Спектакльнең гомере озын булсын. Бу – тарих һәм ул һич кенә дә онытылырга тиеш түгел!», – дип хисләре белән уртаклашты спектакльне карарга килгән Алсу ханым.

Тамашаны әти-әниләр, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Спектакльне кабаттан 2 нче апрель «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә карый аласыз. Башлана: 16:00. Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/apushkzn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International