"Яңа музыка" яшьләр симфоник оркестры Мәскәүдә бөек дирижер Фуат Мансуров истәлеге кичәсендә чыгыш ясаячак

2025 елның 21 марты, җомга

Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге "Яңа музыка" яшьләр симфоник оркестры Мәскәүдә бөек дирижер Фуат Мансуров истәлегенә багышланган кичәдә чыгыш ясаячак.

26 мартта Мәскәүдә күренекле дирижер Фуат Шакир улы Мансуров - Россиянең, Казахстанның, Татарстанның халык артисты истәлегенә багышланган хәйрия концерты узачак.

И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестрына әлеге истәлекле кичәнең мөһим өлешенә әверелү хөрмәте бирелде. Оркестр дирижеры - Фуат Мансуровның атаклы укучысы, ТР Халык артисткасы Анна Гөлишамбарова, оркестрның сәнгать җитәкчесе Айрат Заппаров.

Хәйрия концерты 26 мартта (чәршәмбе) 19:00 сәгатьтә Тимер юлчылар үзәк мәдәният йортында узачак. Билетлар сатудан җыелган барлык акчалар һәм хәйрия кертемнәре Анжела Вавилова исемендәге Региональ иҗтимагый хәйрия фондына Казанның беренче балалар хосписына ярдәм итү йөзеннән тапшырылачак.

Кичәне оештыручылар - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Билетлар һәм хәйрия взнослары буенча сораулар: 7 (495) 915-53-24, 7(916) 315-45-75, tatarstanmsk@mail.ru - Дина Аляутдинова.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге адресы: Мәскәү шәһ., 3 нче Котельнический тыкрык, 13/15 йорт, төзелеш 1.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International