А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Алтын алка» дип исемләнгән премьерага әзерләнә. Спектакль Нәфыйкъ Яһудинның «Атлы казаклар» романына нигезләнгән, пьеса авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Куючы-режиссер – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Спектакльдә вакыйгалар Оренбург татар казаклары тормышын чагылдыра. Император указы белән, бу төбәктәге татарларның күбесе казак гаскәрләренә кертелгән була.
Биредә тарихи вакыйгалар янәшәсендә Миңлебай белән Мәрьямнең соклангыч саф мәхәббәте калку итеп сурәтләнә.
Мәрьям образында – мәхәббәткә тугры була белгән горур татар кызы чагыла. Аның Миңлебайга карата булган хисләре бүгенге яшь кызларга үрнәк булырлык.
Дөньяны мәхәббәт коткарамы, әллә көрәш рухымы? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Алтын алка, җырларда җырланганча, мәхәббәт символы булса, алтын кылыч - көрәш дәртен чагылдыра.
Спектакльдә 20нче йөз башының тарихи агышы яшьләрнең дәртле биюләре, матур җырлары белән үрелеп бара. Миңлебай һәм Мәрьямнең төрле киртәләр аша сыналган саф мәхәббәте күрсәтелә. Кылыч белән дошманны җиңәргә була, әмма мәхәббәтне юк итү мөмкин түгел.
Премьера көннәре:
28.03.2025 - 19:00 сәгатьтә
29.03.2025 - 18:00 сәгатьтә
30.03.2025 - 18:00 сәгатьтә