Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында «Ура, каникуллар!» акциясе дәвам итә.
Бәйрәм көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда 900 мәктәп баласы булды. Алар өчен «Хәзинә, табыл!», «Менә дигән сәяхәт!», «Һәр кошның – үз җиме» дигән музей дәресләре уздырылды.
«Менә дигән сәяхәт» музей дәресендә Музей иясе балаларны үз биләмәләре, краебыз тарихы белән таныштырды. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, чүлмәкчелек һәм зәркәнчелек һөнәрләрендә үз көчләрен сынадылар, үзлекләреннән сувенирлар әзерләделәр.
«Һәр кошның – үз җиме» дигән дәрес «Ел фасыллары» күргәзмәсендә узды. Нәни кунаклар өчен викториналар, төрле уеннар уздырылды.
(843) 292-32-18 www.tatar.museum.ru