Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Башкортстанга гастрольләр белән бара

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

18-20 февраль көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Башкортстанга гастрольләр белән бара!

Гастрольләр кысаларында ике спектакль тәкъдим ителәчәк:

«Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+) — Туфан Миңнуллин комедиясе, Диләфрүзнең йөрәге өчен көрәшергә әзер дүрт егет турында сөйли. Тик менә чибәр кыз үзе сайлау белән ашыкмый.…

«Диләфрүзгә дүрт кияү» — безнең театрның иң популяр спектакльләренең берсе, ул 2023 елның 8 сентябреннән үк уңышлы куелып килә.

«Өченче көн тоташ кар ява» (12+) — Марсель Мөсәвировның театральләштерелгән тамашасы, спектакль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм авыр сугыш елларында халыкны көрәшкә рухландырган, рухи көч һәм дәрт өстәгән патриотик җырларга нигезләнгән.

Урыны һәм вакыты:

  • 18 февраль - Шаран авылы, Центральный РДК, Пролетарская урамы, 2 нче йорт
    14:00 «Өченче көн тоташ кар ява» (12+)

19:00 «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+)

  • 19 февраль - Октябрьский шәһәре, ГДК, Геофизиков урамы, 3 нче йорт
    14:00 «Өченче көн тоташ кар ява» (12+)
    19:00 «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+)

  • 20 февраль Туймазы шәһәре, Туймазы татар дәүләт драма театры, Октябрь мәйданы, 3
    14:00 «Өченче көн тоташ кар ява» (12+)

19:00 «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+)

Контактлар:

Аяз Гыйләҗев ис. Чаллы татар дәүләт драма театры.

Адрес: Яр Чаллы, Низаметдинов урамы, 29.

Телефон: +7 (855) 225-31-77

Барлык мәгълүмат chelnyteatr.tatar сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International