Бу Җиддәдәге Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә билгеле булды, анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанның мәдәни мирасы турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2026 елда Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына гаризасын тәкъдим итте.
Чыгышы башында Татарстан мәдәният министры конференциядә катнашучыларны сәламләде, Җиддә изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә капка булган кебек, күпләр өчен бу дәрәҗәле форум Ислам мәдәнияте дөньясына капка булып хезмәт итә, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, конференциянең төп максатларының берсе ислам һәм ислам мәдәниятенең дөрес образын тарату, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы диалогны хуплау.