ДЗКЗда яңа сезон ачыла. «ОРГАН ПАТШАЛЫГЫ ӘКИЯТЛӘРЕ» балалар абонементының беренче концерты 3 ноябрьдә 12 һәм 14сәгать 30 минутта башлана.
Программада: КДКның халык уен кораллары ансамбле; Хабенскийның «Йолдызлы тамаша» пластика театры; хореография; этник барабаннар; видеодекорацияләр һәм башкалар.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне «Орган патшалыгы әкиятләре – Шәрык базары» абонементының беренче концертына чакырабыз. Аккредитацияне 2 ноябрьдә кичке сәгать алтыга кадәр rulada6@gmail.com адресына язып яисә 292-17-13 телефонына шалтыратып узарга мөмкин.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте