«Әкият» курчак театры спектакльләренә билетлар ноябрь аена сатылып бетте инде. Хәзер билетлар декабрь аена сатыла.
12 ноябрьдән Яңа ел тамашаларына билетлар сатыла башлый. Быел Яңа ел спектакльләре татарча да барачак.
Рус телендәге Яңа ел спектакльләре 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр куелачак. Башлана - 10.00, 12.30, 15.00.
Программада: Кыш Бабай һәм Кар Кызы, башка әкият геройлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, А.Веселовның «Солнышко и снежные человечки» спектакле.
Татар телендә Яңа ел тамашалары 21 декабрьдә, 3 һәм 6 гыйнварда 15 сәгатьтә, 22 декабрьдә, 7 гыйнварда 10 сәгатьтә, 8 гыйнварда 12 сәгать 30 минутта башлана.
Программада: Кыш Бабай һәм Кар Кызы, башка әкият геройлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, Н.Абрамцевның «Кыш бабай бүләкләре» спектакле (Л.Лерон тәрҗемәсе).
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте