8 ноябрьдә Борис Пастернакның мемориаль музеенда Радик Минһаҗевның «Эчке балкыш» дигән юбилей күргәзмәсе ачыла. Анда авторның 55 эше куелачак.
Радик Минһаҗев реалистик алым белән иҗат итә. Ул пейзажларга һәм портретларга өстенлек бирә, аның эшләрендә үзенә генә хас балкыш бар. Күргәзмә 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте