2024 елның сентябрендә «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале һәм BABYLON (Гыйрак) анимацион фильмнар фестивале хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Ирак фестивале BABYLON директоры Хөсәен Мохсен Дуач форумны тәкъдир итеп, фестивальнең төп максаты - кинематография, анимация булдыручылар белән элемтәләрне ныгыту, дип сөйләде.
Бу хезмәттәшлек нәтиҗәсе безнең анимацион фильмнарның BABYLON конкурс программасында катнашуы бик тиздән, февральдә булачак.
Безнең режиссерларга Гыйракта уңышлар телик, ә «Алтын мөнбәр» фестиваленә халыкара элемтәләрне алга таба да үстерү өчен уңышлар телибез.