17-19 гыйнварда Мәскәүдә, «Царицыно» дәүләт музей-тыюлыгында «Чигү эшханәсе: тамбурлы җөй» проекты узды. Проект исеме «Шәһәр һәм промысел: Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате».
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 11 декабрендә «Царицыно» музей-тыюлыгында татар сәнгать һөнәрләре һәм шәһәр мохитендә аларның эволюцияләре турында күргәзмә ачылды. Экспозициядә - дүрт йөздән артык экспонат, алар арасында XII гасырның болгар алтыны, Алтын Урда чоры көмеше, күн мозаика, чигү һәм ювелир әйберләр, XIX гасыр ахыры шәһәр көнкүреше предметлары һәм татар мәдәнияте феноменына әверелгән атаклы шамаил бар.