2025 елның 19 гыйнварында күренекле татар совет опера җырчысы Аббасов Азат Зиннәт улы (1925-2006) тууына 100 ел тула.
Бу истәлекле дата хөрмәтенә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XLIII Халыкара опера фестивале кысаларында 2025 елның 13 февралендә СССР халык артисты А.З.Аббасовның 100 еллыгына багышланган «Борис Годунов» спектакле күрсәтеләчәк. Азат Зиннәт улы репертуарында театрда эшләү чорында Самозванец һәм Шуйский партияләре була.
22 гыйнварда Салих Сәйдәшев музеенда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары концерты узачак.