«Әкият» татар дәүләт курчак театрының музыка бүлеге мөдире Юрий Чаплинга Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә «Татарстан Республикасы Атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде.
Үзенең иҗади эшчәнлеге дәвамында Ю. Чаплин театр спектакльләренең музыкаль бизәлешен камилләштерү юнәлешендә игелекле эшләр башкарды. Ул үз эшенең зур остасы.
Юрий Чаплин Б. Вайнер шигыренә «Әкият» курчак театрының гимнын иҗат итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте