Чаллы курчак театры артистлары һәр якшәмбедә 10, 12, 14 сәгатьтә нәни тамашачыларга үз спектакльләрен Балалар театр сәнгате мәктәбендә күрсәтә. Ә эш көннәрендә театр балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыгыш ясавын дәвам итә.
3 ноябрьдә 10 сәгатьтә артистлар Балалар театр сәнгате мәктәбендә «Винни-Пух и все, все, все» спектаклен уйный.
Инглиз язучысы А.Милн әсәрләре нигезендә куелган, үтә мөлаем аю баласы һәм аның дуслары турында бәян ителгән күңелле әкият нәни тамашачыларның йөрәгенә хуш килә.
Винни-Пух һәм аның дусларының күңелле маҗаралары театр сәхнәсендә җанлы итеп күрсәтелә. Урманда яшәүче әкият каһарманнары бик еш кына төрле вакыйгаларга тарыйлар, әмма һәрвакытта да барысы да бик яхшы тәмамлана.
Спектакльгә 3 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк балалар чакырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте