Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда «Орган ассамблеясе» абонементы ачыла.
Беренче концерт 1 ноябрьдә 18 сәгать 30 минутта була.
«Русский собор» исемле концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рубин Абдуллин (орган), шулай ук Казан консерваториясенең Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Владислав Лукьянов җитәкчелегендәге Студентлар хоры катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте