Кичә Кремльдә Россиянең мәртәбәде гражданнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Россия Президенты Владимир Путин Татьяна Доронина, Инна Чурикова, Марк Захаров, Юрий Любимов, Александр Збруев кебек артистлар белән бергә Чулпан Хаматовага да дәүләт бүләге тапшырды. Чулпан Хаматова Россия Федерациясенең халык артисты исеменә лаек булды.