Казанда Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара фестиваль-конкурсы уза

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

622 ноябрьдә Казанда Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара  фестиваль-конкурсы уза.

Быел ул күренекле драматург  Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап уздырыла.  

Фестивальдә Татарстан Республикасы (Азнакай, Чүпрәле, Мамадыш, Бөгелмә, Мөслим, Арча, Актаныш, Балтач, Тукай, Баулы,Теләче, Яңа Чишмә, Буа, Лениногорск, Әлмәт районнары),  Башкортостан Республикасы  (Кызыл Кама, Дүртөйле районнары), Ульян (Иске Кулатка районы), Самара (Камышлы районнары) өлкәләре театр коллективлары куйган 20 спектакль күрсәтеләчәк.

Әлеге чара уңаеннан  Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге  уздырган брифингта Г. Камал исемендәге ТДАТ артисты, ТР  һәм РФ халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ә. Шакиров җитәкчелегендәге жюри әгъзалары быелгы фестивальнең ниләр белән аерылып торачагы турында сөйләделәр.

  Жюри рәисе татар театр коллективларын саклап калу һәм үстерү өчен көч куярга кирәклеген әйтте, чөнки, аның фикеренчә, аларга татар телен саклап калу миссиясе йөкләнә.

Фестивальнең гран-при иясе 2 декабрьдә мәгълүм булачак.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International