БДБ рәссамнар берлеге Казан бүлекчәсенең «Мой квадрат» халыкара арт-проекты Парижда күрсәтелде

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

БДБ рәссамнар берлеге Казан бүлекчәсенең «Мой квадрат» халыкара  арт-проекты 24 октябрьдә Парижда Пьер Карден Үзәгендәге арт-салонда күрсәтелде.

Аңа кадәр   рәссамнар Лада Аюдаг, Татьяна Тэнч, Илнар Кәримов, Дина  Кучинская, Дина Лебедева, Алина Акишина эшләрен  Монмартрда күрсәткәннәр иде. Проектның идеясе Лада Аюдагныкы, аның фәлсәфәсе бик гади – һәр рәссамның үз квадраты булырга тиеш. Каземир Малевич биредә үрнәк итеп алына.

Күргәзмә соңрак Казанда да күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International