Бөгелмәдә матди булмаган этномәдәни байлык объектлары белән эшләү буенча республика семинары узачак

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

18 декабрьдә Бөгелмәдә матди булмаган этномәдәни байлыклар белән эшләү буенча республика семинары узачак. Бу көнне Бөгелмә Техника йортында Татарстанда яшәүче халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау белән шөгыльләнүче кешеләр, шулай ук галимнәр, методистлар, туган якны өйрәнүчеләр һ.б. җыелачак.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашачак. Чараның модераторы «Таткультресурсцентр» ДБУ директоры Алсу Мифтахова булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International