М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлегенең 75 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрьдә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлегенең  75 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды.

1938 елда Бөтенроссия театр җәмгыятенең   Татар бүлекчәсе ачылды.  Эшли башлаганда ук бүлекчәнең бурычлары төгәл билгеләнгән иде. Бу – актёрларның,  режиссёрларның осталык дәрәҗәсен күтәрү,һәр театрда иҗат коллективының яшь буынын үстерү,   үзешчән театрны үстерү һәм тамашачылар белән эшләү, театр хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү, аларның ялын оештыру.   

1988 елның 24 октябрендә БТҖның Татар бүлекчәсе Татарстанның театр әһелләре берлеге (ТР ТӘБ)  дип атап йөртелә башлады. Бүгенге көндә бу – иң зур иҗат берлеге, аның 500дән артык әгъзасы бар.  

Бүгенге көндә ТР ТӘБ нык үсеш кичерә, ул республиканың 17 театрын берләштерә, берлек әгъзаларына төрле ярдәм күрсәтә,  төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә төрле фестивальләр, конкурслар уздыра. Биредә төрле кичәләр уздырыла, яшьләргә театраль тәрбия бирелә, мәдәният, сәнгать әһелләре монда рәсми булмаган очрашулар уздыралар.

Бәйрәм Лядов бакчасында «Әкият» курчак театры һәм Санкт-Петербургның «Нон-стоп» театры артистларының балалар өчен тамаша күрсәтүе, аниматорлар чыгышы, кеше буе курчаклар уены белән башланып китте.  

Кич белән М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында бәйрәм концерты булды. Юбилярны котларга республиканың рәсми затлары, Россиянең төрле төбәкләреннән театр әһелләре килгән иде.  

ТР ТӘБкә сертификат һәм «Ирекле сәхнә» III режиссерлык лабораториясе җиңүчеләренә  дипломнар тапшырылды. РФ Театр әһелләре берлеге рәисе  Александр Калягинның котлавы укылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International