Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм «Ак кәгазь бите» кинокомпаниясе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кино кичәсе уздыра

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрьдә 17 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты  һәм  «Ак кәгазь бите» кинокомпаниясе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кино кичәсе уздыра.  

Кичәдә җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы документаль фильмнар күрсәтеләчәк.   

Республика халыкларының гасырлар дәвамында дус-тату яшәве башлангычлары турында бәян «Тугандаш шәһәрләр» дигән кыска метражлы документаль фильм күрсәтүдән башланачак. Кино төшерүчеләр бу фильмда Казан белән Болгариянең кечкенә генә Шумен шәһәре арасында нинди уртаклык булуы турында сөйли.  Кинотасмада Атилланың нәсел дәвамчысы Кубрат ханның Бөек империясе таркалганнан соң хасил булган Дунай һәм Идел Болгарстаны арасындагы кардәшлек, Кубрат токымының «сугыш мәдәниятеннән» «тынычлык мәдәниятенә» күчүе, беренче башкалаларына нигез салуы, тир түгеп хезмәт итеп дәүләтләрен үстерүе, Тәңрегә табынудан Дунай буенда – христианлыкка, Иделдә исә исламга күчүләре турында бәян ителә.   

Чарада тагын «Толерантлык яисә Рухият турында ачыктан-ачык» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Аның  авторы һәм режиссеры Эдуард Гущин Татарстан Республикасында милләтләр арасында туган четрекле мәсьләләрне хәл итү нигезе булган рухилык чыганаклары турында фикерләрен җиткерә. Фильмда күренекле дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.  

Белешмәләр өчен: 8 917 261 46 55

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International