«Милли мультfest» дүртенче республика балалар кинофестивале җиңүчеләре игълан ителде

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

«Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең җиңүчеләрен 7 декабрь көнне «Мир» кинотеатрында бүләкләделәр.

Тантана кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганованың сәламләү сүзеннән башланды. Ул балалар белән берлектә башкарган зур хезмәтләре өчен педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәтен белдерде: «Сез шундый зур һәм кирәкле эш башкарасыз. Әлеге эшне балалар бакчаларыннан ук башламасак, безнең киләчәгебез юк. Бу зур хезмәт. Күрегез, балалар кул астындагы гади әйберләрдән мультфильмнар ясыйлар. Әгәр дә без аларда яшьтән үк сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли башламасак - безнең киләчәгебез юк. «Милли мультfest» - дүрт ел элек Марат Готыф улы Әхмәтов, Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин һәм Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева башлап җибәргән чишмә ул. Бу елларда без аларның сизелерлек ярдәмен тоябыз", диде ул.

«Беренче фестиваль белән чагыштырганда, зур үзгәрешләр күренә: сез үсәсез, үсәсез – бу сизелә», - диде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов балаларга. "Кемдер биредә үзенең тормыш юлын табачак, ә кем өчендер бу онытылмас балачак хәтирәсе булып күңелендә уелып калачак. Татарстан Республикасында татар телен саклау буенча проектлар күп, әмма "Милли мультфест" аерым әһәмияткә ия. Киләсе елда фестиваль юбилейлы булачак, без аны шулай ук хуплаячакбыз һәм масштаблы итеп уздырачакбыз. Балаларга, ата-аналарга, укытучыларга татар телен саклаганыгыз, кечкенәдән татар теленә мәхәббәт салганыгыз өчен рәхмәт».

"Сәнгать образлары балачактан ук формалаша. Барлык килгән кунакларга теләкләрнең иң изгесе – фестивальнең яшь катнашучыларына исә иҗат юлыннан тайпылмыйча атлауларын һәм лаеклы бүләкләр алуларын телим. Ә әти – әниләргә күркәм сабырлык һәм балаларга теләктәшлек күрсәтеп, көч өстәп торуларын теләп калам. ", - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин.

"Психологик-педагогика күзлегеннән караганда, заманча тикшеренүләр балаларда вак моториканы һәм иҗади фикерләүне үстерүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә. “Милли мультfest моның өчен уникаль мөмкинлекләр бирә: балалар спектакльләрдә катнашалар, үз тарихларын тудыралар, сәнгать дөньясына чумалар – бу аларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итә. Моннан тыш, әлеге фестивальдә туган күп кенә проектлар республиканың мәдәни мирасының бер өлешенә әверелә. Мин мәдәният институтында белгечләр әзерләүнең бербөтен системасы булдырылуы белән горурланам. Безнең театр, кино һәм телевидение факультеты бар, анда студентларыбыз тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә сыйфатлы белем ала. «Милли мультfest» – ул фестиваль генә түгел, ә булачак профессионалларның үсеш платформасы. Без бергәләп мәдәниятебезнең киләчәген булдырабыз!",- дип ассызыклады Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Чара татар эстрадасы артисты Игорь Дмитриев, күпсанлы халыкара һәм Россия конкурслары лауреаты Әмир Сәгъдиев һәм Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге Казан балалар филармониясе ансамбле башкаруында матур музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Чараны “Татар радиосы” һәм “ТМТВ” телеканалының генераль продюсеры Зөлфәт Зиннуров һәм “Шаян – ТВ” телеканалы алып баручысы Зәлия Зиннурова алып барды.

Бүләкләү тантанасы «Татармультфильм» анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, «ДАЛИНА графикс» Әлмәт студиясе директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, ТР атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов составында эксперт жюри әгъзалары катнашында узды. Жюри рәисе булып режиссер, сценарист, рәссам-куючы, аниматор, анимацион курчаклар ясаучы рәссам, укытучы Игорь Хилов чыгыш ясады, ул Россиядә курчак анимациясе тарихы темасына балалар өчен мастер-класс үткәрде.

"Фестивальдә катнашучыларның барысына да тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә. Балалар һәм яшүсмерләр остазлары белән бергәләп үзләренең иҗатларын ача, сәләтләрен күрсәтә һәм ахыр чиктә, үз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән уртаклаша алырлык мәйданчык булдыруга ирешү бик яхшы», - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.

Быел фестиваль шорт-листына 17 эш кергән. Һәр номинациядә призлы урыннар билгеләнде, шулай ук махсус призлар тапшырылды:

«Татар телендә анимацион фильмнар» (балалар бакчалары):

1 урын - "Бүре баласы югалган», Яр Чаллы шәһәренең, 17 нче «Урман әкияте» катнаш балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Кояшкай» төркеме

2 урын - "Бал шифасы", Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" коллективы"

3 урын - "Алдынгылар сәяхәте", Яр Чаллы шәһәре, «Бэлэкэч»104 нче балалар бакчасы-баланы үстерү үзәге» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Бэлэкэч» балалар мультипликациясе студиясе

«Татармультфильм» студиясеннән махсус бүләк - “Гаилә нуры”, Яр Чаллы шәһәре, «Шаянкай» 4 нче катнаш төрдәге муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Яшь талантлар» балалар мультипликациясе студиясе.

Тәрбиячеләр һәм балаларның уртак иҗади эше өчен” диплом - Һади Такташның «Тәүфыйклы песи» әсәренә ияреп..., Яр Чаллы шәһәре, «Зәңгәр чәчәк» 6 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Шаянкай» балалар мультипликациясе студиясе.

«Мультфильмда балаларны өйрәтү алымнары кулланган өчен» «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесеннән махсус бүләк - «Авазчыклар патшалыгы», Яр Чаллы шәһәренең 55-нче «Шаянкай» катнаш балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Шаянкай - ТV» балалар мультипликациясе студиясе.

«Татар телендә анимацион фильмнар» (мәктәпләр, студияләр):

1 урын - "Шүрәле", Әлмәт шәһәре АНО ДО «Академия цифрового творчества», «А1002 анимация мәктәбе»

2 урын - «Батыр кәҗә», Балык Бистәсе районы, «Балалар иҗат үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе, «Чәк-Чәк» балалар анимацион студиясе

3 урын - «Бишек җыры», Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында креатив индустрияләр мәктәбе

Катлаулы технологиядә курчак киносы ясаган өчен” Игорь Хиловның махсус бүләге - «Сөембикә», Әлмәт шәһәре АНО ДО «Академия цифрового творчества», «А1002 анимация мәктәбе»

«Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» (балалар бакчалары):

1 урын - "Серле сандык", Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган катнаш төрдәге 162 нче балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

2 урын - "Җиңеп кайттым...", Яр Чаллы шәһәренең "Лилия" 94 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"

3 урын – «Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә», Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Катнаш төрдәге «Тургай» Норма балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе», «Тургай – медиа» коллективы

«Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» (мәктәпләр, студияләр):

1 урын – «Кадерле бүләк», Арча шәһәре, «Укучылар Сарае» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе, «Нур» балалар телестудиясе

2 урын – «Сихри дәфтәр», Арча муниципаль районының 6 номерлы урта гомуми белем мәктәбе «Балачак ТВ» балалар интернет телевидениесе

3 урын - «Әлифбаны мирас итеп», Арча шәһәре, «Укучылар Сарае» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе, «Нур» балалар телестудиясе

Иҗади төркемнең күмәк эше өчен” диплом - «Яңа ел әкияте 2», Сарман муниципаль районы, Җәлил бистәсе 1нче номерлы мәктәбенең «ДеТVора» балалар телестудиясе, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтыннан махсус бүләк.

«Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең ябылу тантанасыннан фотоларны шушы сылтама буенча карарга була:

https://vk.com/album-202587321_305442696

Кинофестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ, оештыручысы – «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International