Казанда «Ремесло» ХVI Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале уза

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Казанда «Ремесло» ХVI Бөтенроссия яшь режиссурасы театр фестивале старт алды.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган фестиваль кысаларында дәүләт драма театры «Гөлҗамал» спектаклен тәкъдим итте, шулай ук Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шәйтан. Ул.».

Фестиваль 3-8 декабрьдә уза. Быел фестиваль программасына 14 спектакль кертелгән. Фестивальдә Казаннан, Псковтан, Чиләбедән, Бөгелмәдән, Лысьвадан, Яр Чаллыдан, Буадан 13 театр коллективы күрсәтеләчәк.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International