А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Без – 41нче ел балалары» дип исемләнгән премьерага әзерләнә

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Премьера көннәре: 06.12.2024 - 19:00 сәгатьтә;

07.12.2024 - 18:00 сәгатьтә;

08.12.2024 - 18:00 сәгатьтә;

А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Без – 41нче ел балалары» дип исемләнгән премьерага әзерләнә. Спектакль Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча иҗат ителгән, инсценировка авторы һәм куючы-режиссер – сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Әсәрне иҗат итү тарихы Мөхәммәт Мәһдиевнең Гаграда иҗат йортында язучы Рафаэль Мостафин белән әңгәмәсеннән башлана. Нәкъ менә шул вакытта Мәһдиев Мостафинга төрле кызыклы хәлләр сөйли. Мостафин аларны хикәяләр итеп язарга киңәш бирә. Күп тә үтми, кыска хикәяләр, аннан “Без – 41нче ел балалары” әсәре дөньяга туа. Язучы бу повестьны нибары бер атна эчендә яза. Нәтиҗәдә, кайчандыр автор үзе укыган Арча педучилищесының рухын һәм атмосферасын чагылдырган повесть туа. Повестьта Хәлил Фәтхиевич буларак бирелгән рус теле укытучысы образы чын шәхескә – татар журналисты һәм педагогы Хәлим Искәндәровка нигезләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елны “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте. Бу спектакль шул нисбәттән дә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган масштаблы чара булуы белән дә игътибарга лаек.

Кырыс сугыш елларында үз урынын табарга омтылучы яшүсмерләр тормышын яктырткан «Без – 41 нче ел балалары» повесте үзенең ихласлыгы белән җәлеп итә. Сәхнәдә тамашачылар кызыклы эпизодлар белән генә түгел, ә дуслык, мәхәббәт, үзеңне эзләү кебек фәлсәфә белән дә очрашачак. Спектакль юмор һәм моң, сагыну ноталары белән сугарылган.

Адрес: Яр Чаллы, Низаметдинов урамы, 29.

Барлык мәгълүмат сайтта chelnyteatr.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International