Казанда төбәк җәмәгать оешмалары җитәкчеләре өчен семинар-практикум булып узды

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

25-27 октябрьдә Казан шәһәрендә «Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте» (ФТМММ) төбәк милли-мәдәни мохтариятләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен лекцияләр, эшлекле уеннар һәм тренинглар уздырды.Семинарда Россиянең 30 төбәгеннән  55 кеше катнашты.

Форумда РФ Дәүләт Думасы депутаты, ФТМММ Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Лекцияләр һәм семинарлар барышында катнашучылар социаль проектларны эшләү, җәмәгать оешмаларының йөзен булдыру, проектларны үстерү турында фикер алышты.

Семинар кысаларында чарада катнашучылар Марий Эл Республикасы татар төбәк милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге белән танышу максатларында Йошкар-Ола шәһәрендә булды. Кунаклар җирле Татар мәдәни үзәгендә татар фольклор коллективларының «Халкым мирасы» дип аталган республика фестиваль конкурсының йомгаклау өлешен карадылар.

Мәгълүмат өчен: Хәбибуллина Алсу Рафикъ кызы (843) 292-22-93, 292-18-68, tatrf@mail.ru, http://fnkat.tatarstan.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International