26 октябрьдә «Мир» кинотеатрында күренекле язучы Чыңгыз Айтматовка багышланган «Сүзем – җаным минем» дигән документаль фильм күрсәтелде.
Фильм башланыр алдыннан тамашачылар каршында Кыргызстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев чыгыш ясады. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Халык шагыйре Разил Вәлиев, Кыргызстан Республикасы кунаклары һәм Татарстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашты.
«Сүзем – җаным минем» фильмын режиссер Бикболот Айдаралиев («Кыргызфильм киностудиясе») төшергән. Кыргызстанның бөек улы тәрҗемәи хәлен бу фильмда очеркларда, тикшеренүләрдә, дуслары, туганнары бәянында гына түгел, сәхнәләштереп, актерлар уены аша да ачканнар. Фильмда язучының туганнары, якыннары, тарихчылар, Айтматов әсәрләре буенча фильмнар төшерүдә катнашкан документалистлар, режиссерлар һәм актерлар катнаша.
Документаль фильм тәмамлангач, тамашачылар язучының сеңлесе Роза Айтматова һәм кинорежиссер, СССРның халык артисты Болот Шамшиев белән әңгәмә кордылар. Кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр.
Казанда Кыргыз киносы атналыгы башланды. Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Мир» кинотеатрында «Беренче укытучы», «Ана кыры», «Кызыл алма», «Челлә», «Ак пароход» фильмнары күрсәтеләчәк .
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте