26 октябрьдә күренекле татар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгат Хәким урамында татар язучылары һәм шагыйрьләре юкәләр утыртты. Сибгат Хәкимнең улы, ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Хәкимов белән бергәләп язучылар «Яшел рекорд» проектында катнашып, бүген 50 дән артык юкә үсентесе утыртты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте