Казанда Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара фестиваль-конкурсы уза

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

622 ноябрьдә Казанда Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара  фестиваль-конкурсы уза.

Быел ул күренекле драматург  Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап уздырылачак.  

Фестивальдә Татарстан Республикасы (Азнакай, Чүпрәле, Мамадыш, Бөгелмә, Мөслим, Арча, Актаныш, Балтач, Тукай, Баулы,Теләче, Яңа Чишмә, Буа, Лениногорск, Әлмәт районнары),  Башкортостан Республикасы  (Кызыл Кама, Дүртөйле районнары), Ульян (Иске Кулатка районы), Самара (Камышлы районнары) өлкәләре театр коллективлары куйган 20 спектакль күрсәтеләчәк.

Хөрмәтле журналистлар! 29 октябрьдә Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге  әлеге чарага багышлап брифинг уздыра. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында,  201 бүлмәдә сәгать 10 да башлана. Белешмәләр өчен телефон: 292 00 39.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International