28 октябрьдә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлегенең 75 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узачак.
Бүгенге көндә ТР ТӘБ нык үсеш кичерә, ул республиканың 17 театрын берләштерә, берлек әгъзаларына төрле ярдәм күрсәтә, төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә төрле фестивальләр, конкурслар уздыра. Биредә төрле кичәләр уздырыла, яшьләргә театраль тәрбия бирелә, мәдәният, сәнгать әһелләре монда рәсми булмаган очрашулар уздыралар.
Бәйрәм 15 сәгать 40 минутта Лядов бакчасында балаларның театральләштергән тамаша күрсәтүе белән башлана.
Программада: концерт, тәбрикләүләр, ТР ТӘБкә сертификат һәм «Ирекле сәхнә» III режиссерлык лабораториясе җиңүчеләренә дипломнар тапшыру.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте