Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Кыргызстан Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

25-26 октябрьдә Казанда бөек әдип Чыңгыз Айтматовның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтү чаралары уңаеннан  КР мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев җитәкчелегендә  Кыргызстан Республикасы делегациясе булып китте.

25 октябрьдә кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул итте. Очрашуда Татарстаннан күп кенә рәсми затлар катнашты.

«Чыңгыз Айтматовның 85 яшьлеген Мәскәүдә билгеләп үтү тантаналарының нәкъ менә Казанда дәвам итүенә без гаять шатбыз», - диде Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, Чыңгыз Айтматовның тормыш фәлсәфәсе төрки халыкларның бай рухи-әхлакый традицияләрен, гореф-гадәтләрен тирәнтен аңлауга корыла.   Минтимер Шәймиев кунакларга Чыңгыз Айтматов белән соңгы очрашуы турында сөйләде: «Шулай килеп чыкты инде, безнең аны Казаннан Германиягә, клиникага озатуыбыз соңгы тапкыр күрешүебез булды. 2008 елның маенда ул Казанга килгәч, без аның белән бабасы Хәмзә Габделвәлиевның туган авылына барырга, нәсел шәҗәрәсе сакланган музейны карарга уйлаган идек. Әмма аның хәле кинәт начараю сәбәпле, уйлаганнарыбыз тормышка ашмый калды: аның бабасы һәм әнисе туган якка сәяхәте шунда өзелде...».

Роза Айтматова абыйсының истәлеген мәңгеләштерү юлында башкарган эшләре турында сөйләде, Минтимер Шәймиевкә үзенең әтисе – Торекул Айтматовка багышланган китабын бүләк итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International