25 октябрьдә «Үзгәрүчән дөньяда үзгәреш кичерүче музей» XI грант конкурсына заявкалар кабул итү башлана. Конкурс 2003 елдан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән һәм Мәдәният менеджерлары Ассоциациясе җитәкчелегендә В. Потанин хәйрия фонды тарафыннан уздырыла.
Бүген фондның Россия музейларында инновацияле эшкә ярдәм күрсәтү программасына 10 ел тулды. Конкурс нигезендә грантлар экспозицияләрдә заманча мәгълүмати технологияләр кулланучы, Интернет аша музей программаларын уңышлы таратучы, төрле аудиторияләр өчен тигез мөмкинлекләр тудыручы, башка музейлар, дәүләт органнары, җирле бизнес һәм башка өлкәгә караган оешмалар белән актив хезмәттәшлек итүче музей проектлары лаек була. Моннан тыш, конкурста катнашучыларга осталыкларын арттыру, белемнәрен күтәрү, башка төбәкләрдә эшләүче хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирелә.
Фондның төп бурычы – Россиядә хәйриячелекне үстерүгә, сәләтле һәм белемле кешеләргә – үзгәрергә һәм тирә-юньдәгеләргә һәрчак булышырга әзер торган кешеләргә ярдәм итү.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте