26 октябрьдә «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр музыкаль эксперементаль театрында М.Эннекен һәм М.Мэйо пьесасы уенча «Лгунья» («Алдакчы») комедиясе премьерасы була.
Бер актлы спектакльне режиссер Эдуард Сажин, рәссам Хулио-Мартинес Вайе (Испания), хореограф Камила Петрова, вокал укытучысы Ләйсән Закирова куйган.
Америка драматурглары М.Эннекен һәм М.Мэйоның әлеге әсәре - классик комедия. Гаять күтәренке рухлы һәм көлкеле бу пьесада мәхәббәт тә, көнчелек тә, хыянәт тә – барысы да бар.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне премьерага чакырабыз. Аккредитацияне 8917 2472155, 8927 4362041 телефоннарына шалтыратып яисә ksenia-kri-sag@mail.ru (Ксения Криницына-Сажина) адресына язып узарга мөмкин. Театрның адресы: Казан, Гладилов ур, 49.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте