Кыргызстан Республикасы делегациясе язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар

2013 елның 25 октябре, җомга

Кыргызстан Республикасы  делегациясе әгъзалары  язучы,  җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар.

Кыргызстан кунаклары белән очрашу бик җылы һәм дустанә хисләр дулкынында узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кунакларны сәламләп Татарстан Республикасы  белән Кыргызстан Республикасы арасында барлык әһәмиятле өлкәләрдә: мәдәният, фән һәм икътисадый һәм башка шундый юнәлешләрдә тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылуын билгеләп үтте. Республика парламенты башлыгы үзенең Чыңгыз Айтматов белән күп тапкырлар очрашуын сагынып сөйләде.  «Без аны республикабызда киң танылган күренекле язучылар, сәясәтчеләр белән беррәттән югары бәялибез. Ул үзе дә Татарстанга, Казанга бик теләп килә иде», – дип сүзен тәмамлады Ф.Мөхәммәтшин.

Кыргызстан Республикасының Мәдәният, мәгълүмат һәм туристлык министры Солтан Раев от Кыргызстан Республикасы делегациясе исеменнән җылы кабул итүләре өчен хуҗаларга рәхмәт хисләрен белдерде.  Ул кыргыз зыялыларының беренче буыны нәкъ менә Казанда белем алганлыгын, Кыргыз телендәге беренче газетаның да нәкъ менә татарстан башкаласында дөнья күргәнлеген билгеләп китте. «Татар белән без – тугандаш, рухи тәңгәл диярлек халык», – диде Солтан Раев басым ясап.  

Кичәне тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга Татарстанда, аның башкаласы Казанда онытылмаслык матур көннәр уздыруларын теләде.  Истәлекле бүләкләр алмашу булды. Язучының сеңлесе – Роза Айтматова үзенең әти-әнисе, туганнары  турындагы истәлекләр китабын Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә тапшырды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International