Чаллы дәүләт курчак театрының көзге гастрольләре ахырына якынлаша. Халыкара театр фестивальләрендә, Россиядә генә түгел, аннан читтә дә гастрольләрдә булып кайткан театр труппасы туган шәһәрендә эшкә керешә.
Сентябрь–октябрь айларында коллектив Самарада «Салават күпере» V милли курчак театрлары фестивалендә татар фольклоры нигезендә эшләнгән «Утырма» спектакле белән, Казанда «Шамбай-Fest» I халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты. Артистларның Актүбәдәге (Казахстан) «Әссәламәгаләйкүм» III халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашуы матур традициягә әверелде инде.
Курчак уйнату остлары «Безгә бертөрле булу мәҗбүри түгел» дигән гадәти булмаган тамашачы өчен гадәти булмаган халыкара фестивальдә (Чабаксар, Чувашстан) беренче тапкыр катнаштылар. Биредә театр махсус дипломга лаек булды.
Гастрольләр Коми Республикасында (Сыктывкар, Евму, Микунь) «Про Аленку и Гусенка», «Храбрый заяц» спектакльләрен күрсәтү белән тәмамланачак.
Ә инде 3 ноябрьдә 10, 12 14 сәгатьләрдә артистлар нәни тамашачыларга А. Милнның «Винни-Пух и все, все, все» спектаклен күрсәтәчәкләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте