Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясе сайлау системасының 20 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе кубогына белемлелекне сынау уеннары өчен сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча 20 иң яхшы сорау» конкурсын игълан итте. Конкурс физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе һәм «Татарстан Республикасының белемлелекне сынау уеннары федерациясе» оешмасы белән бергәләп 22 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр уздырыла.
Конкурста катнашу өчен 11 ноябрьдән дә соңга калмыйча заявка һәм «Конкурс» тамгасы белән түбәндәге адреска сорау җибәрергә кирәк: 420095, Казан шәһәре, Серов пр., 3 йорт, Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе. Е-mail: rsbs@yandex.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте