Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры «Сoncordia» фестиваленә әзерләнә

2013 елның 25 октябре, җомга

6 ноябрьдән алып 13 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә София Гобәйдуллина исемендәге III Халыкара «Сoncordia» заманча музыка фестивале уза. Быелгы фестивальне ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский Кшиштоф Пендерецкий, Леонард Бернстайн, Эдвард Бенджамин Бриттен кебек композиторларның юбилейларына багышлады. Программада – бары тик заманча музыка гына яңгыраячак, кайберләреКазанда беренче тапкыр башкарыла.

Быел фестивальгә Франциядә яшәп иҗат итүче Сергей Накаряков, эстон дирижеры Андрес Мустонен, пианистлар Лукас Генюшас һәм Рөстәм Кудояров, оста кларнетчы Игорь Федоров, Англиядән дирижер Кристофер Мулдс чакырылды.

Татарстан РеспубликасыМәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International