«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашаларына әзерлек башланды

2013 елның 25 октябре, җомга

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашаларына әзерлек башланды. Билетларны 12 ноябрьдән сатып алырга мөмкин булачак.

«Әкият» курчак театры артистлары сихри, тылсымлы, һәр баланың күңеленә хуш килердәй Яңа ел тамашасы әзерләде.

Спектакльләр 20 декабрьдән башлап көн саен булачак (1 гыйнвардан кала) һәм 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Тамашалар ике телдә куела. Балаларны А. Веселов пьесасы буенча куелган «Солнышко и снежные человечки» һәм Н. Абрамцеваның татарчага Л. Лерон тәрҗемә иткән «Кыш бабай бүләкләре» («Подарки Деда Мороза») спектакльләре, шулай ук Чыршы тирәли Яңа ел бәйрәме көтә.

«Яңа ел» бәйрәмендә театр артистлары барлыгы 56 спектакль күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International