24 октябрьдә Ульяновскиның татар мәдәнияте үзәгендә Сембер-Ульяновск крае татарлары тарихына багышланган музей-күргәзмә экспозициясе ачылды.
Әлеге проект Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2013 елда төбәк милли-мәдәни мохтариятләренә ярдәм итү өчен бүлеп бирелгән гранты хисабына гамәлгә ашырылды.
Тантаналы чарада Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Ульяновск шәһәре администрациясе башлыгы Сергей Панчин, Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Ихшина, Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рамис Сафин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте