Кичә, 23 октябрьдә, Казанга Ислам Конференциясе карамагындагы Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (IRCICA) генераль директоры Халит Эрән килде.
IRCICA – Ислам Конференциясе карамагындагы Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге 1980 елдан актив эшчәнлек алып бара.
Халит Эрән Татарстанга 2001, 2005, 2006, 2012 елларда килеп китте. «Бөек Идел юлы» халыкара конференциясен, «Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте» халыкара симпозиумын уздыруда актив катнашты. 2006 елда Х.Эрәнгә ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының шәрәфле докторы дигән исем бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Айрат Сибагатуллин Х. Эрән белән очрашты. Бу очрашуда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының абруйлы халыкара оешма белән киләчәктәге хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Кичә Казан федераль университеты һәм IRCICA хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Алар бергәләп Казан университеты китапханәсендә сакланучы Көнчыгышка кагылышлы сирәк кулъязмаларны реставрацияләү һәм оцифровка эшләре белән шөгыльләнәчәкләр.
Шәрәфле кунак КФУ Халыкара багланышлар институтының Төрек мәдәнияте үзәгендә, Казан Кремле музей-тыюлыгындагы күргәзмәләрдә булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте