Кичә, 23 октябрьдә, Татарстан Республикасында авыл клублары төзү программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау муниципаль районының Усад авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге үзәк быелның февраль азагында төзелә башлаган иде.
Анда мәдәният учреждениесе, китапханә һәм авыл җирлеге советы урнашкан. 300 урынлык тамашачы залы 300 квадрат метрлык иң зур мәйданны алып тора. Күпфункцияле үзәкне ачу тантанасында күп кенә рәсми затлар, кунаклар, авыл халкы катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте