Тинчурин театры – премиянең лонг-листына кергән Россиянең бердәнбер милли театры.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясендә катнашачак. Фестиваль дәвамында 17 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә М.Горький исемендәге Самара академия драма театры сәхнәсендә тинчуринлылар «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасын тәкъдим итәчәк.
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле (автор — Илгиз Зәйниев, режиссер — Туфан Имаметдинов) премиянең 5 номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла. Алар:
иң яхшы пьеса (Илгиз Зәйниев)
иң яхшы сценография (Лилия Имаметдинова)
иң яхшы костюмнар (Лилия Имаметдинова)
икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы (Әдилә Хәсәнова)
иң яхшы спектакль
Искәртеп узыйк, «Театрның музыкаль йөрәге» – игътибарны заманча музыкаль театрның формаларына: музыкаль-драматик спектакльләргә, рок-операларга, мюзиклларга, оперетталарга, лайт-операларга һ.б. юнәлтә торган бердәнбер милли премия.
Быел конкурска барлыгы 48 шәһәрдән 100 гариза килгән, шул исәптән башка илләрдән дә. Кече эксперт советы тарафыннан оештырылган лонг-биткә 20 спектакль керде, алар арасында «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле дә бар. Премиянең шорт-листына барлыгы 17 спектакль кергән. «Театрның музыкаль йөрәге» фестиваленең финалы 15-25 ноябрьдә Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә узачак. Жиңүчеләр 25 ноябрьдә Самарада игълан ителәчәк.
Быел конкурста беренче тапкыр Россиянең милли театрларыннан милли телләрдә куелган спектакльләр катнашты. Тинчурин театры – премиянең лонг-листына кергән Россиянең бердәнбер милли театры.
Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган беренче татар рэп-операсының премьерасы 2024 елның мартында булды. Хип-хопера беренче татар рэп төркеме Ittifaq иҗатына багышлана.