Танылган театр режиссеры Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгы уңаеннан Казанда мемориаль такта ачылачак

2024 елның 2 ноябре, шимбә

2024 елның 7 ноябрендә күренекле театр режиссеры, СССРның халык артисты Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуы билгеләп үтелә. Бу көнне 13:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Чехов урамы, 53 нче йорт фасадында М.Х.Сәлимҗановка мемориаль такта ачу тантанасы булачак. Мемориаль такта авторы - скульптор, "Россия рәссамнар берлеге" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге әгъзасы Тимофей Тюрин.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, танылган театр әһелләре, халык язучылары һәм шагыйрьләре, М.Х.Сәлимҗановның туганнары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International